Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Cалымнар түләр вакыт

2 декабрьгә кадәр татарстанлылар үз милекләренә салым түләргә тиеш. Аның өч төре бар: физик затлар милкенә салым (фатир, йорт, дача, гараж), җир һәм транспорт. Мәсәлән, әгәр гражданның теркәлгән җир участогы, анда төзелгән йорт булса, шулай ук милкендә автомобиль булса, аңа барлык өч төр салым билгеләнәчәк.

Түләү суммасын исәпләү бурычы салым органнарына йөкләнгән. Физик затка хәбәр язмача яки электрон рәвештә тапшырылырга мөмкин. Хәбәр шәхсән расписка белән кул куеп алына, почта аша заказлы хат белән килә, федераль салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша җибәрелергә мөмкин.
- Граждан салым хезмәте сайтында «Салым түләүченең шәхси кабинеты» ачкан булса, почта аша язмача хәбәр кәгазе килмәячәк («Кабинет»тан файдаланучыдан документларны кәгазь йөрткечтә алу ихтыяҗы булуы турында хәбәр булган булмаса). Нәкъ менә «Шәхси кабинет»та белдерү кәгазенең килүен көтәргә кирәк, - дип хәбәр итте Татарстан Республикасында күп функцияле үзәкнең Питрәч филиалы башлыгы Резидә Миронова. - Әгәр электрон кабинетыгыз юк икән, хатта сезнең фактта яшәү урыны адресы дөрес күрсәтелмәү сәбәпле, салым белдерүе почта аша килмәскә дә мөмкин. Бу очракта да граждан салым түләүдән азат ителми. Аңа салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә яки күп функцияле үзәккә килергә кирәк. «Мои документы» офисында салым турында белдерү алу өчен гариза (квитанция белән) тутырырга кирәк булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәбәр гариза бирүченең яшәү урыны буенча күп функцияле үзәктә (прописка буенча) бирелә. Документ әзер булып, күп функцияле үзәккә килеп җиткәч (5 эш көне дәвамында), салым түләүчегә аны алырга кирәк. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә, - диде ул. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә, «Мои документы» офислары хезмәткәрләре шулай ук «Салым түләүченең шәхси кабинеты» салым хезмәте сайтында гариза тутырырга яки, бар икән, аңа расланган ЕСИА учет язмасы аша керергә ярдәм итәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса