Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Чәчү алдынгылары үз позицияләрен бирми

Питрәч аграрийларына чәчү кампаниясе планына билгеләнгән мәйданның 7450 гектарында чәчү эшләре башкарасы калды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә сабан культуралары пландагы 39088 гектарның 31638 гектарында чәчелгән. Чәчү комплекслары һәм чәчкечләр иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшли. Механизаторларның мондый тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районда язгы чәчү тәмамланып килә инде.

Хәзерге вакытта Питрәч хуҗалыкларында 2018 елгы язгы кыр эшләренең иң яхшы механизаторы булып өч тракторчы санала:

“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ механизаторы Илфат Әхмәтов  МТЗ–1221 тракторында 504 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату – 1148 гектар, чәчү – 271 гектар);

"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Ранис Гыйззәтуллин МТЗ-1221 тракторында 502 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату - 894 га, чәчү - 271 га).

“Рацин-Шәле” ҖЧҖ механизаторы Илфат Мөхәммәтҗанов МТЗ-1221 тракторында 396 шартлы эталон гектарда эш башкарган (дым каплату – 1860 гектар);

Бу сезонда чәчү комплексларында эшләгән районның иң яхшы механизаторлары:

"Рацин-Шәле" ҖЧҖ механизаторы Рәйдәш Гыйләҗев 880 шартлы эталон гектарда эш башкарган (җир эшкәртү - 468 га, чәчү - 900 га);

"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Ренат Шәрәфетдинов 568 шартлы эталон гектарда эш башкарган (чәчү - 1677 га);

"Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ механизаторы Рушан Гайфуллин 546 шартлы эталон гектарда эш башкарган (чәчү - 1201 га).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса