Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Эш нәтиҗәсенең техника торышына бәйле булуын яхшы аңлыйлар

Дәүләт техкүзәтчелек хезмәтенең төп бурычы - тракторлар һәм башка машиналар, аларга тагылмаларны торышын тикшерү, бу әлеге техникаларны куркынычсыз файдалануны тәэмин итү өчен бик мөһим.

Татарстан Республикасы дәүләт техкүзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә ел саен техниканың техник торышына тикшерү үткәрелә, - диде районның дәүләт техкүзәтчелек бүлеге башлыгы, баш инженер-инспектор Валерий Максимов. - Без техника тикшерүенә 13 мартта керештек, инде районның барлык техникасының 80 процентыннан күбрәгенә техтикшерү үткәрелде. Бу меңгә якын трактор һәм башка техникалар. Без һәр көнне хуҗалыкларга чыгабыз һәм тиешле тикшерүләр үткәрәбез.

Тиздән язгы кыр эшләре башлана, шуңа күрә техника йөз процентка әзер булырга тиеш. Хәзерге вакытта, беренче чиратта, язгы чәчүгә җәлеп ителәчәк техникаларны тикшерәбез. Ә башка төрле авыл хуҗалыгы машиналарына техтикшерү ел буе дәвам итә.

Иң мөһиме, бу кешеләр һәм әйләнә-тирәнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, шуның өчен аптечка, янгын сүндергечләр булу-булмавы, яктырткыч приборлар, тормоз системасы, руль идарәсе төзеклеге, тавыш сигналлары, ягулык-майлау материаллары торышы һәм башкалар тикшерелә.

График буенча бүген без "Рацин-Шәле" ҖЧҖ тракторлары торышын тикшердек, әйтергә кирәк, әзерлек яхшы хәлдә, кайбер җитешсезлекләрне билгеләнгән вакытка җайларлар, дип уйлыйм. Механизаторлар үз техникаларын техтикшерүгә сыйфатлы итеп әзерләгән.

- Бездә хуҗалыкта барлыгы төрле маркадагы 23 трактор бар, алар барысы да, шулай ук тагылмалар, чәчү агрегатлары бүген техтикшерү үтте, - диде "Рацин-Шәле" ҖЧҖ баш инженеры Исламгали Гайнетдинов. - Тикшерүчеләр вак-төяк җитешсезлекләр генә ачыклады, безнең механизаторлар һәм механиклар тырышлыгы белән аларның барысын да рәткә китерәчәкбез. Дөрес, һава шартларына бәйле рәвештә, техниканы буярга өлгермәдек, көннәр җылынуга бу эшне дә башкарачакбыз.

- Бүген безнең трактор иң беренче тикшерү үтте, - диде тәҗрибәле механизаторлар Наил Мөхәммәтҗанов һәм Илнур Әхмәтҗанов. - Җәен без кукуруз һәм көнбагыш үстерү белән шөгыльләнәбез, хәзер без фермада эшлибез, сыерларга азык ташыйбыз, шуңа күрә безгә ашыгырга кирәк, тиздән кичке савым башлана. Безнең трактор яхшы бәя алды, без бүген генә түгел, ә һәрвакыт үзебезгә тапшырылган техниканы бик яхшы хәлдә тотарга тырышабыз.

Бик тиздән район кырларында кабат тракторлар гөрелтесе ишетелә, яңа уңыш өчен көрәш башланачак, авыл халкы хәлне бик яхшы аңлый, алар тырышып эшләргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса