Фестиваль күңелләребездә матур хатирәләр калдырды
Матур хәтирәләр калдырып, быелгы, Бөтенроссия "Скорлупино " фестивале дә үтеп китте.
Бик күңелле бәйрәм программасы: җырлар, биюләр, төрле уеннар, кадерле кунаклар, сату нокталары, тавык пешерү дисеңме һәм башкалар барысы да бар иде.
Безнең "Зөбәрҗәт " фольклор ансамбле кунакларны яңа пешкән коймак белән сыйлады. Агач төбендә пешкән коймак белән кайнар чәй бик тәмле була икән , бигрәктә салкынча, матур көз аенда! Рәхмәт, халыкны күңелле ял иттерергә вакыт тапкан оештыручыларга, җитәкчеләребезгә. Әле күп еллар, сау-сәламәт булып , шушындый бәйрәмнәрдә очрашырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа