Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Фәния Гомәрова: “Хезмәт көчем – сабыйлар өчен”

Сүзем Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасы мөдире булып эшләүче, мөлаем ханым - Фәния Гомәрова турында. Быел Шәле авылында балалар бакчасы ачылуга 5 ел була. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә корып алдык.

- Фәния апа, хезмәт юлыгызны кайларда башладыгыз, шуның турыда азрак сөйләгезче?
Хезмәт юлымны башлап җибәрүемә дә 32 ел вакыт узып бара. Беренче мәртәбә ТатЦИК мәктәбенә укытырга килүем бүген дә хәтеремдә. Егерме елдан артык эшләдем мин анда. Соңыннан хезмәт юлымны 2008 елда Колай авылында балалар бакчасы мөдире булып дәвам иттем. Шәледә балалар бакчасы ачылгач, бирегә күчтем.

- Ә ни өчен сез нәкъ менә педагог һөнәрен сайладыгыз?
- Әлеге һөнәрне сайлавым нәселебез җепләренә барып тоташа, дип нәтиҗә ясыйм мин бүген. Әнием - педагогик юнәлештә: 44 ел Шәле мәктәбендә белем биргән. Әтиебез гомере буе җитәкче эшләрдә, шуңа да безнең өйдә белем алу, уку гел беренче урында булды. Гаиләбездә өч баланың барысы да педагоглар.
Мин эшемне бик яратып, иҗади якын килеп башкарам. Шулай булмаганда мин хезмәтемнең ямен дә, тәмен дә тапмыйм. Хезмәтемнең максаты да түбәндәгечә минем: "Эш процессын шулай куярга кирәк ки, ул хезмәт тәрбиячегә дә балаларга да, шатлык, яңалык китерсен, белем алырга ихтыяҗ тудырсын, тырышлык - табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк икәнлеген тойсын".
Безнең “Тургай” балалар бакчасы әле бик яшь булуына карамастан, республика күләмендә дә билгеле бакча. Бу, әлбәттә, биредә эшләүче педагогларны югары бәяли. Тургай балалар бакчасы мәктәпләргә белем нигезе төпле булган, өч телдә аңлаша алучы, көчле укучылар чыгарачак. Биредә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре - бәхетле. Әйе, бәхетле, чөнки алар иң заманча таләпләргә туры килерлек итеп төзелгән һәм җиһазландырылган бакчага йөриләр. Биредә балаларны тәрбияләп кенә калмыйлар, ата-аналар белән дә зур эш алып баралар.

- Сез эшегез турында шул кадәр тәмләп сөйлисез, әмма эш булгач төрле чаклар да булгандыр инде?
- Шулай. Хезмәт юлы тигез юлдан гына бармый. Шулай да һәрбер мәсьәләнең чишелеше бар, дигән принципка таянып эшлим. Аллага шөкер, янәшәмдә һәрвакыт яхшы кешеләр булды. Бүгенге коллективым белән дә бик җылы мөнәсәбәттә эшлибез. Рәхмәт аларга.

- Тормыш иптәшегез Фәнис абый белән 3 бала үстергәнсез...
- Без икебез дә гомер буе җаваплы эшләрдә эшләдек. Шуңа да бер-беребезнең фикерен хөрмәт итәбез. Фәниснең минем эшемне аңлавы миңа җиңеллек бирә. Аңлашылмаучылык килеп чыкканда, мин аңа мөрәҗәгать итәм, чөнки ул дөрес фикерле, туры әйтүче, үзенең эш - гамәлләреннән курыкмый торган шәхес. Үземдә дә шундый сыйфатлар калку булгангадыр инде, Аллаһы тәгалә безне кавыштырган да.

- Балаларыгыз турында да әйтеп китсәгезче.
- Ике кызыбыз югары белем алып, кияүгә барып үз тормышларын булдырдылар инде. Сөеп туймаслык оныкларыбыз үсеп килә. Улыбыз Данис сигезенче сыйныфта белем ала. Алдагы көннәрдә безнең ныклы терәгебез булыр дип ышанам.

- Сез йолдызлык буенча кем? Һәм аңа туры килгән сыйфатлар сездә дә бармы?
- Йолдызлык буенча кучкар мин. Бу йолдызлык кешеләренә максатчанлык, турыдан яру кебек сыйфатлар күзгә ташлана. Яшәвенең төп мәгънәсен эштә күрә. Үзенә бүтәннәрне дә буйсындыра торган көчле характерлы. Дан - дәрәҗәгә битараф. Матур киенергә, китап укырга, чәчәкләр, гөлләр үстерергә, җыештырырга, концерт - театр карарга яратам. Гомумән, мин матурлык яратам.

- Балаларга Фәния Габделганиевна нинди ул дип сорау биргән идем, алар бердәм рәвештә: "Без аны яратабыз!" - дип җавап бирделәр.
- Әйе, мин дә аларның һәрберсе өчен үлеп торам. Безнең эштә шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәтемнең куанычын күреп, алдагы көннәрдә сау-сәламәт булып, күңел тынычлыгы һәм гаилә шатлыгы телим барча кешеләргә дә. Илебез күге аяз булсын.

- Рәхмәт сезгә, Фәния апа. Алдагы көннәрдә дә балаларыгызның уңышларына сөенеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә яшәргә, алдагы елларда тагын шундый матур юбилейларны каршыларга язсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса