Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Фотоконкурс җиңүчесе «Питрәч-информ»нан бүләк алды

«Татмедиа» АҖ баш мөхәррире вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Мифтахова «Яраткан йорт хайваным» фотоконкурсында җиңүче Илмир Даминовка бүләк һәм грамота тапшырды.

«Мин җиңәрмен дип уйламаган идем. Белгәч, бик шатландым. Фото Күн авылында төшерелгән. Анда әбиемнең кечкенә кәҗәләре сурәтләнгән. Алар шундый сөйкемле һәм матур, шуңа күрә аларны фотога төшерергә булдым. Конкурста минем өчен туганнарым, танышларым, дусларым тавыш бирде», - дип сөйләде Илмир.

Исегезгә төшерәбез, Алга (Вперед) сайтында көлке көненә багышланган фотоконкурс узды. Питрәчлеләр үз йорт хайваннарының кызыклы фотоларын җибәрде. Җиңүчене тавыш бирү юлы белән сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса