Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Гашыйклар көне һәркемнең дә яраткан бәйрәмеме?

Гашыйклар көне алдыннан без бу бәйрәмгә карата ир-атлар һәм хатын-кызлар карашын белергә булдык. Фикерләр төрле булып чыкты. Кешелекнең гүзәл яртысы өчен бу көн иң яраткан көннәрнең берсе булса, ир-атларда 14 февраль бөтенләй башка хисләр тудыра икән.

Диана Мортазина, 27 яшь, кияүдә


- Гашыйклар көне минем яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Әле дә хәтерлим, безнең мәктәптә ел саен бу көнне тылсымлы тартмага барлык укучылар да йөрәк рәвешендә открыткалар салалар иде. Дежур почтальоннар исә, үз чиратында, аларны адресатларга тараталар иде. Без валентинкаларны бик дулкынланып көтә торган идек. Шулай ук бу көнне концертлар, конкурслар да оештырдык. Минем өчен бу күңелле хатирәләр. Хәзер гашыйклар көнен өйдә, ирем һәм балаларым белән билгеләп үтәбез, кайчагында дуслар да кушыла. Без бер-беребезгә бүләкләр бирәбез, тормышта булган иң бәхетле мизгелләрне искә алабыз. Белмим, киләчәктә балаларыбыз бу бәйрәмгә ничек карар, әмма минем өчен 14 февраль көне һәрвакыт елның иң якты көннәренең берсе булып калачак.

Динар Сираҗиев, 33 яшь, өйләнгән


- Минемчә, Гашыйклар көнен хатын-кызлар уйлап тапкан. Чөнки бу ир-атлар игътибарын бүләкләр рәвешендә алу, мәхәббәт аңлату, ресторанда романтик кичә үткәрү өчен чираттагы бер форсат. Өйләнгәнче, 14 февраль гади көн кебек уза да китә иде. Тик хәзер бу көнгә ике атна кала ук 14 февральдә нишлибез дигән сораштырулар башлана. Шуңа күрә, бу көнне сөйгән ярыма чәчәк бәйләме бүләк итәм һәм аны кафега яки кинога чакырам. Бу чорда кешеләр бүләкләргә күп акча әрәм итә, күпчелек очракта, аларның кайберләре бөтенләй файдасыз әйберләр. Мин мондый ыгы-зыгыларны яраткан бер генә ир-атны да белмим, аның каравы, хатын-кызлар бәхетле.


Безнең социаль челтәрләрнең берсендә без тематик сораштыру үткәрдек, анда 110 кеше катнашты. Күпчелек кешеләр өчен 14 февраль гадәти көн булып чыкты. Безнең сорауларга җавап биргәннәрнең 50 проценты (58 кеше) шулай дип җавап бирде. Гашыйклар көнен яратучылар һәм аны бик теләп билгеләп үтүчеләр дә бар – алар барлыгы 17 процент (19 кеше). Шунысы куанычлы, күпләрнең сөйгән ярлары бар, чөнки 6 процент кына (7 кеше) ялгыз булуын билгеләп үтте, һәм шул ук процент кеше һәркемне бәйрәм белән котлый, бүләкләр бирә. 15 процент (16 кеше) бу бәйрәм безгә чит булган мәдәниятныкы дип саный. Һәм бары тик 3 процент (4 кеше) бу датага тискәре карый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X