Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Газетага язылып бүләк отучылар билгеле

Редакциядә район газетасына язылучылар арасында күптән көтелгән призлар уйнатылды, һәм без нәтиҗәләр белән уртаклашырга әзер.

Акциядә катнашуның төп шарты - 2020 елның 2 яртыеллыгына газетага язылырга һәм аннан соң квитанцияне безгә җибәрергә кирәк иде.
Уенда катнашу өчен безгә 300дән артык квитанция килде. Без Инстаграмда турыдан-туры эфирда жирәбә юлы белән 12 бәхетле кешене сайладык:
- балалар өчен савыт-саба җыелмасын Күн авылыннан әбүнәчебез И.Г.Бикмөхәммәтов отты;
- плед «Айгөл» балалар бакчасы хезмәткәре Г.И.Гайнетдиновага эләкте, ә аның хезмәттәше «Кояшкай» балалар бакчасыннан М.А.Перчкова урын-җир комплекты белән бүләкләнде;
- кухня электрон үлчәвен Л.Ф.Хәсәнова алды, таба – китапханә хезмәткәре Н.И.Павловада, вафельница – аның хезмәттәше А.Г.Карсаковада;
- юрганны район мәдәният йортыннан К.И.Нуретдинова алды;
- салат савытлары җыелмасын «Ак барс» кошчылык комплексыннан С.Г.Александрова алды;
- мантоварканы Питрәчтән әбүнәче С.Х.Сәйфетдинова отты;
– төп приз - җиләк-җимеш һәм яшелчә киптергечкә район үзәгенең икенче мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Д.М.Зәйнуллина лаек булды;
- пицца һәм роллыдан торган җыелма рәвешендә «тәмле» бүләкне район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре В.И.Козина һәм М.Ф.Ивановага китерәчәкләр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз, активлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм бүләкләрен редакциядән килеп алуларын сорыйбыз. Район газетасына язылыгыз, барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз һәм безнең конкурсларда катнашыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса