Хөрмәтле иминият тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәм - Россия иминият хезмәткәре көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт җәмгыятьтә тотрыклылык тәэмин итү өчен бик кирәкле хезмәт. Иминият эшчәнлеге - хезмәткәрдән билгеле бер шәхси сыйфатлар таләп итүче кирәкле һәм җаваплы эш. Сез район халкының иминият культурасын тәэмин итәсез. Сез тәкъдим иткән иминият продуктлары гражданнарга үзләрен якланган итеп хис итәргә һәм матди иминлеккә ышанырга мөмкинлек бирәсез.
Сезгә катлаулы эшегездә зур уңышлар, хезмәт баскычында югары күтәрелүегезне, яңа планнар һәм бурычларыгызны тормышка ашыруыгызны, тотрыклылык, иминлек, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим.
Эдуард Дияров,
Питрәч муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа