Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Ветеринария хезмәте районда агропромышленность комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый. Район ветеринария хезмәтендә заманча шартларда эшли белә торган, үз...
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Ветеринария хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Ветеринария хезмәте районда агропромышленность комплексының уңышлы үсешен тәэмин итә. Ветеринария хезмәткәрләре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән терлекләр һәм кеше сәламәтлеге сагында тора, терлекчелек продукциясе сыйфатын контрольдә тота, куркыныч авырулардан саклый.
Район ветеринария хезмәтендә заманча шартларда эшли белә торган, үз эшенә тугры һәм аны яратып башкаручы профессиональлар хезмәт куя.
Сезгә эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч телим.
Эдуард Дияров, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа