Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Иске Шигали авылында яшәүче 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Иске Шигали авылында яшәүче Евдокия Петровнаны искиткеч юбилее - 90 яшьлеге белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева, район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльгиза Файзуллина котлады.

Евдокия Петровна Орловка бистәсендә туып үскән. Гаиләдә алар барлыгы дүртәү булганнар. Сугыш башланганнан соң, аның әтисе һәм ике абыйсы фронтка китәләр. Абыйларының берсе сугыштан кире әйләнеп кайтмый - һәлак була. 1942 елда, 13 яшьлек кыз булса да, аны Орловкада колхозда бригадир эшенә алалар. Авыр була. Күп эшләргә туры килә. Аның куллары күпне күрә: ул печән дә чаба, эскертли дә, урак өстендә дә эшли. Әмма Евдокия Петровна язмышка зарланмый.
1946 елда ул Николай Семенович Кузнецовка кияүгә чыга. Бергә алар җиде бала - ике ул һәм биш кыз үстерәләр.
Бүгенге көндә Евдокия Петровна Иске Шигали авылында кызларының берсе Галина белән яши дә инде. Алар ире белән бергә 32 ел гомер итәләр. Кызганычка, ул бик иртә, 1978 елда якты дөньядан китә.
Евдокия Петровнаның яраткан шөгыле дә бар - ул балалайкада уйный.
- Безнең өйдә бу уен коралы юк иде, ә дус кызларымда булды. Балалайка белән кызыксындым, аны мөстәкыйль рәвештә үзләштердем һәм уйнарга өйрәндем. Аннары кияүгә чыктым, балалар үстердем, шуңа күрә яраткан уен коралымны вакытлыча оныттым. Әмма балалар үсеп җиткәч, мин кабат уйный башладым, һәм хәзер аннан аерылмыйм.
Евдокия Петровна кунаклар өчен дә уйнап күрсәтте, җырлады.
- Әлбәттә, бүгенге көндә сәламәтлегем мактанырлык түгел. Хәер, дүрт ел элек барысын да үзем эшли идем: ашарга да пешердем, өй җыештырдым, бакчада эшләдем. Ләкин хәзер, аякларым авыртуы аркасында, мондый эшләр башкарып булмый.
- Әнинең күз күреме начарайса да, ул бик тә укырга, телевизор карарга ярата, хәбәрләр тыңлый. Аның кәефе һәрвакыт күтәренке. Ходай аңа сәламәтлек насыйп итсен, - ди аның кызы Галина.
Бу көнне әнисен котларга Казаннан улы Александр да кайткан.
- Әни янына еш кайтырга тырышабыз. Безне лаеклы һәм тәртипле кешеләр итеп үстергәне өчен, мин аңа бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса