Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Кадерле педагоглар, тәрбиячеләр, укучылар, студентлар, ата-аналар, хөрмәтле район халкы!

Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!

Бүген Питрәч районында сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да бар. Белем бирү учреждениеләренең педагогик практикасында өлкән буын укытучыларының бай тәҗрибәсе һәм һөнәри зирәклеге, яшь белгечләрнең яңача карашлары һәм инициативалылыгы бергә туплана. Алар барысы да яңа уку елы алдыннан үз укучыларын зур дулкынлану белән көтә.

Мин барлык укучыларга мавыктыргыч ачышлар,  үзләрен аңлаучы укытучылар, тугры дуслар телим. Уку  сезнең өчен һәрвакыт кызыклы булсын, ә сезнең тырышлыгыгыз, үҗәтлегегез, максатчанлыгыгыз уңышлар алып килсен.

Хөрмәтле ата-аналар! Сезнең өчен дә зур  дулкынлану һәм борчулар вакыты җитә. Балаларыгызга карата сабыр, түземле булыгыз. Сез  аларга фән  нигезләренә төшенергә һәм җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итүчеләр.

Барлык педагогларга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормыш, шатлыклы һәм бәхетле кичерешләр телим. Яңа уку елы барыбыз өчен дә кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, ачышлар һәм яңа казанышлар шатлыгы китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса