Питрәч район башлыгы Илһам Кашаповның Корбан гаете белән котлавы
Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм.
Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Районыбызда рухи тәрбия көчәя бара, иман юлына кайту нык сизелә. Мәчетләргә яшьләрнең күпләп килүе аеруча сөендерә. Дини бәйрәмнәребезгә дә игътибар артканнан арта бара. Төрле конфессия вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән Питрәч районында, барлык дини бәйрәмнәр кебек, Корбан гаете дә аеруча зур хөрмәт белән билгеләп үтелә.
Бу күркәм көннәрдә районыбызның барлык мәчетләрендә мөселманнар, тынычлыкка, үзара мәрхәмәтлеккә-шәфкатлелеккә өндәп, гыйбадәт кылалар.
Быелгы Корбан бәйрәме тагын да күңеллерәк, бәхет-шатлыкларга күмелеп узсын. Изге бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле гомер телим!
Питрәч район башлыгы Илһам Кашапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа