Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

ХАЛЫК САНЫН ИСӘПКӘ АЛУ-2020

2020 елның октябрендә безне чираттагы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу көтә Бөтенроссия халык санын исәпкә алуны үткәрүгә әзерлекнең календарь планы нигезендә, 1 августтан башлап районда йорт адреслары исемлеген актуальләштерү үтте. Бу эшнең ничек баруы турында безгә Питрәч дәүләт статистика бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Рифкат Газизуллин сөйләде.

Район территориясендә 25 теркәүче эшләде. Алар тикшерү нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматны җентекләп тикшерделәр, ачыкланган төгәллекләрне Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның автоматлаштырылган системасына керттеләр. Эш чорында шулай ук үткән объектлар саны буенча көндәлек мониторинг үткәрелде.
- Район теркәүчеләре тарафыннан бу чорга планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылды. Алар 15105 объектны йөреп чыктылар, - дип билгеләп үтте Рифкат Газизуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса