Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП

Питрәч районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Илдар Галиевич Кадриевка мәдәният үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Район башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Әлфия Фәезхановна Вәлиуллинага, Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Нургалиевна Саттаровага һәм Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Галимҗанович Баһауовка  җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне һәм  нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен  Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты Рәхмәте белдерелде.

 

Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Владимировна Поповская  җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлеше һәм  күпьеллык намуслы фидакарь хезмәте өчен “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе Мактау грамотасы, Питрәч  авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Фатихович Рафиков  Ассоциациянең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса