Хөрмәтле питрәчлеләр!
Сезне ихлас күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Балачак - иң бәхетле чор! 1 июнь - мәктәп укучыларының көтеп алган җәйге каникуллары җитте.
Балалар - безнең киләчәгебез, тормыш мәгънәсе. Без алар өчен эшлибез һәм яшибез, районны үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Бу балалар бәйрәме дип санала, әмма ул без, өлкәннәргә, һәр баланың язмышына карата җаваплылык хисе турында искә төшерә. Без аларның физик һәм әхлакый сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сыйфатлы белем алу, ял итү өчен аларга кирәкле шартлар булдырырга тиеш.
Балалар мәсьәләсе җирле үзидарә органнарының социаль сәясәтендә мөһим урын алып тора, яшь буынның хокукларына һәм мәнфәгатьләренә, алар өчен лаеклы тормыш шартлары тудыруга зур игътибар бирә. Районда күп кенә программалар гамәлгә ашырыла: яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, тиешле субсидияләр, балалар ялын оештыру чаралары каралган. Безнең балалар елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешәләр: республика, Бөтенроссия спорт ярышларында, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда катнашып, Питрәч районы данын яклыйлар.
Үз эшчәнлеге буенча, күңеле кушканча балаларыбыз хакына тырышучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Болар: укытучылар, тәрбиячеләр, медицина һәм социаль хезмәткәрләр. Асрамага алган һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга гаилә бәхете бүләк иткән кешеләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Ә безнең яшь буынга сәламәтлек, тугры дуслар һәм онытылмаслык җәйге ял телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа