Хөрмәтле питрәчлеләр, безнең белән калыгыз!
Кадерле укучыларыбыз!
Баш редактор вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Мифтахова
Сез газетабызда яңа ел тематикасына бәйле язмаларның күбрәк булуын күрәсездер, мөгаен. Календарьда декабрь уртасы гына әле, ә район инде яңа ел бәйрәмнәренә тулы куәтенә әзерләнә. Һәркайда Яңа ел атмосферасы хөкем сөрә һәм бу бик шәп! Безнең өчен, редакция коллективы өчен, ел азагы һәрвакыт яңа подписка компаниясе белән бәйле. Хәзер без финиш сызыгына чыгабыз. 2021 елның 1 яртыеллыгына подписка рәсмиләштерү өчен бик аз вакыт калып бара. Кадерле укучыларыбыз, без сезнең яңа елда да безнең белән калуыгызны телибез!
Бүгенге көндә район газетасына 1500 дән артык кеше язылган инде. Без моңа бик шатбыз! Сез яңа ел ыгы-зыгысы белән ташламалы язылудан файдаланмый калгансыздыр, мөгаен, шуңа күрә без аны озайтабыз! 20 декабрьгә кадәр сез газетага 13 процент ташлама белән языла алачаксыз. Киләсе ярты ел дәвамында атнага ике тапкыр район газетасын 662 сум 82 тиенгә алырга мөмкин булачак.
Район үзәге һәм Ленино-Кокушкино учреждениеләре өчен 500 сумга альтернатив язылу мөмкинлеге бар. Бу очракта газетаны үзебез китереп бирәчәкбез. Шулай ук район газетасының электрон версиясенә дә язылырга була.
Безнең белән калыгыз! 2021 ел символы Үгез бик күп яхшы вакыйгалар вәгъдә итә, ә алар һичшиксез «Вперед»-«Алга» газеталары битләрендә яктыртылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа