Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хөрмәтле питрәчлеләр һәм район кунаклары!

6 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Татарстан Республикасы Конституциясе көне Халыклар бердәмлеге көне белән аваздаш.

. Чөнки бу ике бәйрәм дә җәмгыятьнең гасырлар буе сыналган әхлакый кыйммәтләргә, уртак максатларга һәм омтылышларга нигезләнгән милли татулыгын һәм бердәмлеген пропагандалый. Шуңа күрә алар төрле буын, дин һәм сәяси карашлы кешеләр берләшмәсенә хезмәт итә. Халыкара һәм ил законнарында тупланган иң яхшы үзенчәлекләрне үз эченә алган Татарстан Республикасы Конституциясе, барлыкка килү белән гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең, дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Конституциядә гарантияләнгән хокуклар һәм ирекләр, һәрберебез законнарны белсә һәм хөрмәт итсә, җәмгыятебезнең киләчәге өчен шәхси җаваплылык тоя алса гына, гамәлдә булачак. Бары тик бергәләп кенә без Питрәч районын балаларыбыз һәм оныкларыбыз горурланырлык итеп яхшырта алачакбыз.
Кадерле питрәчлеләр! Авыр хезмәтегез, туган җиргә карата тугрылыгыгыз, районның социаль-икътисади үсешенә һәм иминлегенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, киләчәккә ышаныч, туган якның чәчәк атуы һәм үсеше хакына хезмәтегездә уңышлар телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы – район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X