Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Без үзебезнең һәрбер әбүнәчебезгә, ел саен безнең белән калучыларга бик шатбыз.

Без газета аша  безне хуплаучы район оешма һәм учреждениеләре коллективларына аерым рәхмәт белдерәбез. 

Питрәчнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпнең бердәм коллективы күп еллар дәвамында һәр  яртыеллыкта   “Вперед”-“Алга” газетасына язылмый калмый. Бу яртыеллыкта аннан 60 әбүнәчебез бар.

Безне шулай хуплаулары өчен без аларга бик рәхмәтле, без дә сезнең өчен эшләвебезгә бик шат!
Әбүнәчеләребезнең исләренә төшерәсебез килә, 2019 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу тәмамланды, әмма сез элеккечә, төрле вакытта район почта бүлекчәләрендә безнең газетага языла аласыз. Шуңа игътибар итегез, язылу индекслары үзгәрде:
- физик затлар өчен өй адресына язылу: “Вперед” – индекс П9414, “Алга” – индекс П9442;
- юридик затлар өчен: “Вперед” – П9436, “Алга” – П9472.
Әгәр газетага айның 20сенә кадәр язылырга өлгерсәгез, алдагы айның беренче көненнән район газетасын сезгә өегезгә китереп бирәчәкләр. Шулай ук газетаны редакциядән алып китү мөмкинлеге булганнар аңа альтернатив ысул белән языла ала. Редакциядә газетаның электрон версиясенә дә язылырга мөмкин. Электрон ”Вперед”-“Алга” газетасы ул басма газетаның тулы версиясе. Ул газета чыккан көндә сезнең электрон адресыгызга киләчәк. Газет номерлары PDF форматында җибәрелә.
Районда булган вакыйгалар, кешеләр турында язмалар, кызыклы мәгълүмат, шулай ук кызыклы материаллар тупланган басманы хәзер әбүнәчеләребездән кала башкалар да алып укый ала.
Безнең белән сезгә күңелсез булмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса