Көлкәмәр авылында яшәүче Александра Леонтьева котлаулар кабул итә
Шушы көннәрдә Көлкәмәр авылында яшәүче Александра Тимофеевна Леонтьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Кибәч авылында туган. Александра Тимофеевнаның әтисе Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, фронттан медаль белән әйләнеп кайткан. Әмма киләчәк буынга истәлек өчен бу ядкарьне саклап калып булмаган. Ачлык елларында җиде баланы ашатыр өчен, фронтовикның хатынына аны сатарга туры килә. Александра Тимофеевнаның балалары, ягъни бертуган абыйлары һәм апасы лаеклы кешеләр булып үсәләр. Аның дүрт абыйсына, әтиләре кебек үк, сугышта булырга туры килә. Алар барысы да исән-сау әйләнеп кайталар, үз гаиләләрен булдыралар, балалар үстерәләр.
Александра Тимофеевна Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Леонтьевка кияүгә чыга.
- Бу авылга туганнарым янына кайткан чагым иде. Шул вакытта мине күргәннәр дә инде, мин Иванның әти-әнисенә ошаганмын булып чыкты. Алар яучы җибәрделәр дә инде. Каенанам һәм каенатам белән дус-тату тордык, барлык эшләрне дә бергә планлаштырдык, шатлыкны да, кайгыны да уртаклаштык, - дип сөйли Александра Тимофеевна.
Иван һәм Александра Леонтьевлар гомере буе бергә яшәгәннәр, өч бала үстергәннәр. Хәзер инде икесенең дә сәламәтлекләре какшаган, вакытларының күп өлеше урын өстендә ятып уза. Әти-әнисе турында уллары Петр һәм Алексей кайгырта.
- Балаларга рәхмәт, Алексей мине ашата, кызым Нина ял көннәрендә кайтып, өйне тәртипкә китерә, - ди Александра Леонтьева.
Матур традиция буенча, район социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов юбилярга илебез Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Илһам Кашапов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа