Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Күндә яшәүче Зәйнура Мөхәммәдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Венера Игнатьева, халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сахабиева, район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, Күн авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов котлады.

Зәйнура Галимҗановна Күндә туган, әмма бала чагын шәһәрдә үткәргән. Авыр сугыш елларында заводта эшләгән. Һәм бүген ул аларны фабрикаларда эшләргә генә түгел, хәрби эшкә, корал белән эш итәргә өйрәткәннәрен дә авырлык белән генә искә төшерә. Бәхеткә, әлеге күнекмәләрнең кирәге чыкмый. Сугыштан соң, ул кияүгә чыга һәм туган авылына ире янына кайта, хәзерге көндә дә шунда яши. Бүген туксан яшьлек Зәйнура Мөхәммәдиевага хуҗалыкны алып барырга социаль хезмәткәр Әнисә Шәрипова булыша, аның янында күршесе Гөлнура Хәммидулина да булгалый. Юбиляр, ишегалдына чыкмаса да, өйдә күп эшләрне үзе башкара. Ул үзенең 90 яшендә дә оптимист, актив һәм тормыш сөючән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса