Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Кощак авылы көннән-көн яңара, төзекләнә һәм үсә бара

Район җитәкчелеге Кощак авылында чираттагы эшлекле киңәшмәсен үткәрде. Бүгенге көндә бу авылда бик күп эш башкарылды, шулай да алда хәл ителәсе мәсьәләләр һәм бурычлар да шактый. Киңәшмәдә катнашучылар берничә объектка барды һәм мөһим карарлар кабул итте.

Кощак авылының Казанга якын урнашуы аны уңайлы яшәү урынына әверелдерде.

– Авыл җирлегендә 2980 кеше теркәлүгә дә карамастан,  бүгенге көндә бездә 4000нән артык кеше яши, – диде авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова.

Район җитәкчелеге, беренче эш итеп, җирле мәктәпкә барды. Кощак урта мәктәбе яхшы мәктәпләр исәбендә, анда укучылар  район һәм республика олимпиадаларында җиңүләр яулый. Бүгенгә монда  274 укучы белем ала, аларның саны елдан-ел арта гына бара. Әгәр быел  мәктәптә бер чыгарылыш сыйныфы булса,  яңа уку елында беренче сыйныфка сиксәнгә якын бала укырга керәчәк, алар өчен  өстәмә кабинетлар әзерләргә һәм ашханәне киңәйтергә  кирәк булачак. Әлеге мәсьәләне җәен, каникул вакытында хәл итәргә планлаштыралар. Күптән түгел җирле бизнесменнар Фидаил Шәяхмәтов, Рамил Сираев һәм Булат Идиятовларның спонсорлык ярдәме күрсәтүләре нәтиҗәсендә,  мәктәптә  тхэквондо белән шөгыльләнү өчен зал җиһазладылар. Район башлыгы Илһам Кашапов  һәм мәктәп директоры Зөлфия Хәсәнова  меценатларга әлеге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

– Аларга  моның өчен зур рәхмәт, эшләр бик сыйфатлы һәм  тиз башкарылды. Хәзер монда  тхэквондо секциясендә  унике бала шөгыльләнә. Бездә тулаем район буенча  сиксән бала тхэквондо белән шөгыльләнә, алар Питрәчтә һәм Иске Шигалида күнегүләр үтәләр. Алар инде  билгеле бер уңышларга да ирештеләр. Мисал өчен Валерия Демидова Бөтенроссия турнирында  өченче урын алды, – диде тренер Рөстәм Ольмирзаев.

Узган ел ахырында Кощак авылында яңа заманча парк ачылды. Төзелеш  һәм территорияләрне төзекләндерү эшләрен моның белән генә төгәлләргә җыенмыйлар. Хәзерге вакытта  авыл мәдәният йортында  капиталь ремонт бара. Кощакта  актив һәм иҗади кешеләр яши, җирле мәдәният йортының кешедән бушап торганы юк. 1950 елда төзелгән бинада  18 клуб формированиесе, театр студиясе һәм китапханә эшли. “Гретта” популяр хореография студиясе  –  күп кенә халыкара ярышларда җиңүче, анда хәтта өч яшьлек балалар да шөгыльләнә. Монда репетицияләр  һәм дәресләр үткәрү өчен урын җитми.

Бүгенге көндә  мәдәният йорты бинасының түбәсен алыштырганнар, фасадны җылытканнар, хәзер подряд оешмасы  аны нинди төсләр белән бизәү мәсьәләсен хәл итүләрен көтә.  Моннан тыш, монда инженерлык челтәрләрен, җылылык системасын, канализацияне ремонтлаячаклар, шулай ук тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштырачаклар.  Капиталь ремонт вакытында башкарылырга тиешле әлеге сигез  төр эш республика программасына кертелгән. Соңрак авыл мәдәният йорты территориясен  район  бюджеты хисабына төзекләндерәчәкләр. Шулай ук  табиблык амбулаториясе территориясен дә,  ул бик тиздән  мәдәният йорты янында барлыкка киләчәк. Район җитәкчелеге аны төзү өчен планлаштырылган урынны карадылар, инде мәйданчыкны кардан чистартканнар һәм фундамент салу өчен урын әзерләгәннәр.

Соңгы берничә елда  безнең районда  республика программасы ярдәмендә  инде уннан артык  яңа фельдшерлык-акушерлык пункты  барлыкка килде. Әлеге программа буенча  Кощак авылында табиблык амбулаториясе төзелә.

Бүгенге көндә  районда  авария хәлендәге торактан күчерү программасы төгәлләнде. Узган ел ахырында  Комсомол һәм Мәктәп урамнарында 48 фатирлы ике йорт  куллануга тапшырылды. Бүгенге көндә  авария хәлендәге  йортларны сүтү мәсьәләсе кискен тора.  Күчмә комиссиядә катнашучылар  әлеге йортлар ишегалларында булды. Хәзер бу мәсьәлә  Төзелеш министрлыгы һәм дәүләт торак фонды белән берлектә хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса