Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУ

    Кадерле, яраткан әниләребез һәм әбиләребез!

    Иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз.

    Бу бәйрәм безнең һәммәбез өчен дә бик мөһим һәм кадерле. Бу көн сезнең өчен, кадерле әниләр, кыз һәм улларыгызның олы ихтирамын белдерер, барысы өчен дә рәхмәтен җиткерер, шулай ук җәмгыять тормышында тоткан ролегезне югары бәяләр өчен яхшы сәбәп. Әниләр кеше тормышында мөһим урын алып тора. Сез безгә тормыш бүләк итүче дә, гаилә шатлыгы тудыручы да. Без сезгә барысы өчен дә бурычлы.

    Безнең барыбызның да теле "әни" дип ачыла, олыгайгач та аларга яратып "әни" дип дәшүдән туктамыйбыз. Шатлык-кайгыларыбызны да беренчеләрдән булып кадерле әниләребез белән уртаклашабыз, аларга барып сыенабыз.

    Барлык яулаган уңышларыбыз өчен без аларга рәхмәтле. Алар безнең өчен сердәшче дә, киңәшче дә. Ана кеше генә чын йөрәктән синең өчен борчыла һәм шатлана. Әниләребез тугры юл күрсәтүчебез дә. Алар безне ничек бар, шулай кабул итә алучылар да.

    Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, кадерле әниләребез, әбиләребез!

    Бәхетле булыгыз! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм зур куанычлар телим. Балаларыгыз сезнең өметләрегезне акласын, алар сезне гел куандырып кына торсын, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын.

    Эдуард Дияров,

    Питрәч муниципаль районы башлыгы - район Советы рәисе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: