Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУ

    Хөрмәтле питрәчлеләр!

    Барыбызның да иң яраткан бәйрәме - Яңа ел якынлашып килә. Бу искиткеч бәйрәмне һәркем зур өметләр, шатлыклар белән каршы ала.

    Шул уңайдан сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм һәрберебез тормышында аерым урын алып тора. Ул гомер-гомергә халык традицияләренең ныклыгын һәм какшамаслыгын гәүдәләндерә, шул ук вакытта тормышның яңа дәвере алды булып тора. Шуңа да Яңа елда башкарган эшләргә йомгак ясыйлар һәм киләчәккә планнар коралар.

    Үтеп баручы 2015 ел район өчен уңышлы ел булды. Без илебезнең һәрбер гражданы өчен мөһим булган бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үттек. Питрәчлеләр өчен районның 85 еллык юбилее зур вакыйга булды. Парклар һәм скверлар елында безнең районда ике искиткеч парк төзелде: Җиңү паркы һәм Яшь өйләнешүчеләр паркы. Район төзелеш буенча планны арттырып үтәде, социаль объектлар төзелде, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, юллар салынды.

    Барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм! Яңа тормыш чаткылары алып килгән бәйрәм безгә уй-ниятләребезне тормышка ашыруда көч бирсен. Һәрбер гаиләдә тынычлык, иминлек, үзара аңлашу булсын. Барчагызга да нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, муллык телим.

    Эдуард Дияров,

    Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: