Күптән көтелгән фатирлардан ачкычлар алдылар
Көек авылының “Яшьлек” торак комплексында тагын ике торак йортның хуҗаларына тантаналы шартларда ачкычлар тапшырдылар.
Тагын 54 гаилә алданган өлешчеләр булудан туктады һәм үзләренең яңа фатирларына ия булды. Йортлар төзелешен, яңа җәлеп ителгән подрядчы “Бриз” ҖЧҖ төгәлләде – өлешчеләргә ярдәм итү буенча региональ Фонд аша финансланды, бу хәл район җитәкчелегенең даими контролендә булды.
Ачкычлар тапшыру тантанасы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев, ТР өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин катнашында узды.
Исегезгә төшерәбез, 4 декабрьдә намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән кешеләр көткән ике йорт куллануга тапшырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа