Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Куркынычсызлык бездән уяулык таләп итә

Дүшәмбе район хакимиятенең зур залында антитеррористик комиссиянең һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең киңәйтелгән уртак утырышы үтте. Утырышта сүз хокук саклау органнарының террористик куркыныч янавы турында мәгълүмат белән вакытында тәэмин итү, гражданнарның уяулыгын арттыру һәм гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта аларның гамәлләрен аңлату буенча өстәмә чаралар кабул...

Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Иосиф Мураткин республикада, шулай ук район территориясендә бүгенге оператив хәлгә анализ ясады. Шәхсән ул оператив хәл анализының Россия Федерациясендә террористик куркыныч янауның кимемәве турында раславын билгеләп үтте.

- Очрактан файдаланып, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итәсем, авыл җирлекләре тормышына, бигрәк тә торак пунктларда таныш булмаган, билгесез кешеләр пәйда булуына игътибарлырак карауларын сорыйсым килә. Бакчачылык ширкәтләрендә, урман массивларындагы хәлләрне күзәтеп торырга кирәк, чөнки сезгә андагы хәлләр яхшы таныш, - дип билгеләп үтте Иосиф Мураткин. - Хәзерге вакытта эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районыбыз территориясендәге барлык кунакханәләрне тикшерә, кече авылларны, буш йортларны, бакчачылык ширкәтләренә тикшерү үткәрә.

Утырышта шулай ук район башлыгы Эдуард Дияров та катнашты һәм бу хәлгә үз фикерен белдерде:

- Авыл җирлекләре башлыкларына үзләренең торак пунктларындагы һәр кеше яхшы таныш, әгәр торак пунктларда чит кешеләр күренсә, бу турыда, кичекмәстән, тиешле урынга хәбәр итәргә кирәк. Бигрәк тә бакчачылык ширкәтләре һәм урман массивлары зур игътибар таләп итә. Бу бик мөһим мәсьәлә. Бу турыда һәркем кайгыртырга тиеш.

Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Валентина Урысова республикада дини оешмалар эшчәнлеге турында сөйләде. Шәхсән ул, 2014 елдан башлап, Россиядә һәм Татарстанда традицион булмаган дини оешмалар эшчәнлегенең активлашуы күзәтелүен билгеләп үтте. Алар халыкны үз сафларына җәлеп итү юлы белән эшчәнлек алып бара.

- Мондый оешмалар җәмгыятьтәге тотрыклылыкка җитди куркыныч тудыра, - дип билгеләп үтте Валентина Урысова.

УФМС бүлеге башлыгы Ильмира Рәхмәтуллина агымдагы елның 10 аенда безнең районга төрле дәүләтләрдән 593 кеше килүен әйтеп узды.

- Аларның күпчелеген Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм Әзербәйҗаннан килүчеләр тәшкил итә. Украинадан килүчеләр шактый кимеде, - дип билгеләп үтте, ул үз чыгышында. - Питрәчтә 168, Ленино-Кокушкинода - 33, Татар Казысында 25 читтән килгән кеше яши. Алар барысы да теркәлү үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса