Лаеклы хезмәт итегез, егетләр!
Безнең илдә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Балигъ булган егетләр Ватанны саклаучылар сафына басарга әзер. Инде хезмәт иткән егетләр туган якларына әйләнеп кайта. Аларны нык, физик яктан сәламәт егетләр алмаштыра.
Бу көздә солдат шинелен бары 34 питрәчле генә киячәк. Алар барысы да Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәргә, намус белән хезмәт итәргә әзер.
Питрәч егетләре һәрвакыт кыюлык һәм батырлык үрнәге булдылар. Хәрби часть командирларыннан безнең район хәрби комиссариаты һәм хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләре һәрвакыт уңай характеристика белән хатлар алдылар.
Питрәч егетләре безнең зур илебез буенча хезмәт итәләр.
Кичә берьюлы алты егетне туганнары һәм якыннары армиягә озатты. Алар Питрәчтән Роман Бочкарев, Сергей Просвирнин, Кощактан Константин Казаков һәм Анатолий Галкин, Ленино-Кокушкинодан Адель Шакиров һәм Белкинодан Андрей Петров.
Булачак солдатларны озатырга әти-әниләре, дуслары, туганнары килгән иде.
- Улыбыз Сергейга 21 яшь, ул безнең гаиләдә бердәнбер малай, - диде ирле-хатынлы Наталья һәм Евгений Просвирниннар, - быел Казан элемтә мәгълүмат техникумын тәмамлады, диплом алды. Сергей хезмәткә мораль яктан да, физик яктан да әзер, спорт белән шөгыльләнә. Ул яхшы физик формада. Әле һөнәре буенча эшләргә өлгермәде, Ватан алдындагы бурычын
үтәргә вакыт җитте. Әлбәттә, дулкынланабыз, без барысына да лаеклы хезмәт итеп, туган өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез. Түземсезлек белән шалтыратуларын, хатлар көтеп калабыз.
Районның хәрби комиссары - подполковник Владимир Гузич һәм башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин да булачак Ватанны саклаучыларга хәерле юл теләде.
Алар шулай ук егетләргә туганнарын онытмауларын, алар белән элемтәдә торуларын, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа