Көн темасы Газета

Ленино-Кокушкино мәктәбенең иң тату сыйныфы үзенең серләре белән уртаклашты

Питрәч икенче мәктәбендә мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының муниципаль этабын үткәрделәр.

Барлык конкурс нәтиҗәләре буенча, мактаулы өченче урынны Колай һәм Кощак мәктәпләре бүлеште, икенче урынны Питрәч икенче мәктәбе алды. Ә беренче урын алуга һәм республика финалында районны тәкъдим итү мөмкинлегенә Ленино-Кокушкино мәктәбе ия булды.