Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

«Меридиан» сәүдә комплексы бүләкләр өләшә

“Вперед”-“Алга” район газетасы редакциясе сайтта үткән “Яз гүзәле” фотоконкурсына йомгак ясады. Призлы урыннар өчен утыздан артык конкурсант катнашты.

Ике атна дәвамында “Вперед”-“Алга” район газетасы редакциясе сайтында призлы урыннар өчен зур көрәш барды. Нәтиҗәдә, өч җиңүче билгеләнде. Алар Екатерина Зубатова (өченче урын), Валерия Ковальчук (икенче урын), абсолют призер булып Питрәч беренче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Хәсәнова калды. Аның сүзләренә караганда, конкурста ул беренче тапкыр катнашкан, аңа бик ошаган. Ул Белем көнендә беренче укучыларны каршы алган чакта төшерелгән истәлекле фотографиясен җибәргән. Тавыш бирү барышында аны туганнары, якыннары, бөтен мәктәп һәм Буа районыннан (тумышы белән шуннан) бөтен танышлары хуплап тавыш биргән. Өченче призер Екатерина сөйләвенчә, ул конкурска җибәргән фотога кызы белән милли чуваш костюмнары киеп төшкән.
- Мин үземне районда әлеге милләттән бердәнбер вәкилдер дип уйлыйм һәм мин безнең халык турында да онытмауларын телим, - диде ул.
Барлык җиңүчеләргә безнең спонсор – “Меридиан” сәүдә үзәгеннән бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү дә шунда үтте. Призерлар бүләкләр генә алып калмады, ә анда җитештерелгән пилмән һәм мантылардан да авыз итеп карый алды. “Меридиан” сәүдә комплексы 2004 елдан киң кулланылыштагы товарларын күпләп-ваклап сату белән шөгыльләнә. Анда төрледән-төрле туклану продуктлары сатып алырга була. Шул ук сәүдә комплексында урнашкан “Бүләкләр” кибетендә киң ассортиментта товарлар бар, шулай ук монда төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар өчен уенчыклар сатып алырга була. Ә “Савыт-саба” кибетендә бөтен Россиягә данлыклы Кукмара савыт-сабалары да сатыла. Шулай ук “Меридиан” комплексында кафе урнашкан, анда төрле бәйрәм чаралары үткәрү мөмкинлеге бар.
Сәүдә комплексында еш кына барлык товарларга да ташламалы акцияләр үткәрелә. “Меридиан” сәүдә комплексына килегез, анда сезгә һәрвакыт шат булачаклар!
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса