Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Миңа сайлау хокукы бирелгән, һәм мин аннан файдаланачакмын

Геннадий Шаров, Татар Тау Иле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе:

- Мин сайлауларга һичшиксез барачакмын, беренчедән, бу безнең конституцион бурычыбыз. Икенчедән, мин хакимияткә җаваплы кешеләр киүлен телим, илебез белән очраклы кешеләр идарә итүен теләмим. Шуңа күрә һичшиксез сайлау хокукымнан файдаланачакмын, әлеге чарадан читтә калмаячакмын. Баруымның тагын бер сәбәбе - республикабыз тормышының тагын да матурырак итеп күрергә телим.

Валентина Капитонова, үзәк китпаханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:

- Мин сайлауларга республикада тормыш дәрәҗәсе тагын да алга китәр дигән өмет белән барам. Бигрәк тә оныкларыбыз яхшы, хокукый җәмгыятьтә яшәсен, закон тарафыннан яклансын дип телим мин. Югары үсеш алырга, укырга мөмкинлекләре булсын, үзләренең һөнәри осталыкларын тормышта куллана алсыннар иде. Нәкъ менә минем тавышым кандидатлар язмышын хәл итәр дип ышанам.

Римма Мингазова, яшьләр үзәгенең вокал буенча өстәмә белем бирү педагогы:

- Мин, районыбызның күп кенә яшь буын вәкилләре кебек үк сайлауларга ышанычлы җитәкче, яхшы лидер сайларга барам. Чөнки республикабызда яшьләр сәясәте үсешен мин нәкъ аның шәхесе белән бәйләп карыйм. Ә моңа рухи үсеш тә, матераль тотрыклылык та керә. Бу яраткан эшебездә авыл җирлегендә яшәүче яшьләрне күтәрүгә җәлеп ителгән программалар белән эшли алачакбыз дигән сүз.

Наталья Просвирнина, балалар иҗат йорты директоры урынбасары:

- Сайлауларга бару бик кирәк дип саныйм. Безнең республикабыз хәзерге көндә тотрыклы үсештә, алга таба да бары уңай якка үзгәрешләр генә күрәсе килә. Алар әле дә район һәм гомумән республикабыз буенча күренә. Алга таба да мондый үсеш дәвам итәр дип ышанасы килә. Шуңа күрә, сайлауларда һәрберебезнең тавышы мөһим дип уйлыйм. Шунды мөһим вакыйгадан читтә калырга ярамый.

Наталья Петрушина, район ветберләшмәсенең баш табибы урынбасары:

- Мин сайлауларга һичшиксез барачакмын, чөнки бу республиканың һәр гражданының бурычы, һәм минем тавышым башкаларныкы кебек үк бик мөһим. Республикабызның бүгенге көне безне бик сөендерә. Халык өчен, яшьләр өчен бик күп эшләр башкарыла. Күп кенә социаль объектлар төзелә. Бу республикада яхшы тормыш күрсәткече. Шуңа күрә мин сайлауларга барачакмын.

Виктория Аккуратнова, КФУ студенты:

Сайлауларда беренче тапкыр катнашачакмын, шуңа күрә бик дулкынланам. Илебез киләчәгенә битараф булырга ярамый. Сайлаулар - җаваплылык, үз фикереңне белдерү дигән сүз ул. Мин киләчәктә дә үз илемдә яшәячәкмен. Укуымны тәмамлап, яхшы эшкә урнашырга, уңышлы илдә яшәргә телим. Шуңа күрә үз киләчәгем өчен һичшиксез тавыш бирәчәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса