Пановка мәктәбендә укучы Глеб Арбузов республика конкурсында 1 нче урын алды
"Чиста караш" V ачык республика яшьләр социаль экология рекламасы конкурсында Пановка мәктәбендә укучы Глеб Арбузов беренче урын алды.
"Чиста караш" ачык яшьләр конкурсы катнашучылары күп булуы белән үзенчәлекле, ул республика кысалары белән генә чикләнеп калмый. Быел конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 1300дән артык эш кабул ителде. Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа