Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы Газета

Питрәч авылында чернобыльчеләр катнашында митинг узды

Нәкъ 35 ел элек бу көнне Чернобыль атом электростанциясендә зур техноген катастрофа булган, аны ликвидацияләүдә 40ка якын питрәчле катнашкан.

Питрәч авылында Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында чернобыльчеләр, район хакимияте, хәрби комиссариат, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашында митинг узды.
Митингта катнашучылар чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Совет офицерлары берлеге рәисе, подполковник Николай Соловьев өч питрәчлегә истәлекле медальләр тапшырды. Юрий Агачев - «ЧАЭС авариясен бетерүгә 35 ел» медале, Мәхмүт Әхмәдуллин - Мактау билгесе, Альберт Сатдинов - «Антка тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.

Чарадан фоторепортажны әлеге сылтама аша кереп карагыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса