Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч балалар бакчасы Россиядә иң яхшылар бишлегенә керде

«Каенкай» балалар бакчасы «Илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы - 2020» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

«Минем илем» II Бөтенроссия педагогик съезды кысаларында зур конкурста җиңүчеләрне бүләкләү онлайн-тантанасы узды. Анда Россиянең югары педагогик тәҗрибә һәм  югары белем бирү сыйфаты күрсәткән иң яхшы  белем бирү оешмалары катнаша.
«Каенкай» балалар бакчасына  «Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә лидер-2020» номинациясендә конкурс лауреаты буларак, «Илнең 500 иң яхшы белем бирү оешмасы» медале, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен оештырган өчен» медале һәм дипломнар тапшырылды.
Конкурс Санкт-Петербургта даими белем бирү һәм инновацияләр үзәге белән берлектә «Невский белем бирү Ассамблеясе» иҗтимагый-һөнәри берләшмәсе тарафыннан оештырыла һәм үткәрелә.
Ел саен съезд экспертлары булып РФ Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф академиясе, Санкт-Петербург һөнәри белем бирү оешмалары Ассоциациясе вәкилләре һәм башка экспертлар чыгыш ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса