Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәч һәм Шәле авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашулар узды

Бу турыда безнең материалдан укыгыз.

Питрәч авыл җирлегендә федераль һәм республика программалары буенча күп эш башкарыла. Район үзәгендә чистарту корылмалары төзелә. Мишанин урамы буенча су белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция ясалды. Питрәч авылындагы ике күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалган. 2021 елда Перчков урамы буенча 1, 3, 5 номерлы һәм Советская урамы буенча 27 номерлы йортларны капиталь ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук җирлектә «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырылачак.
Хисап елында авыл эчендәге юлларны төзекләндерү эшләре дәвам итте. Питрәчтә «Ромашка» кибете янында тротуар төзелде, Зеленая һәм Юбилейная урамнарында юлларга асфальт салынды. Садовая урамы буенча асфальт-бетон җәелгән. Питрәч авылында Медиков урамы буенча  күпер яңартылды. Шихазда авылында ике күпер һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәле төзекләндерелде.
2021 елга җирлекне төзекләндерү буенча нәрсәләр планлаштырылган? Шихазда авылында зират коймалап алыначак. Үзара салым программасы буенча биредә шулай ук зиратка бару юлын төзекләндерәчәкләр һәм гомуми файдаланудагы урыннарны төзекләндерәчәкләр. Олан  Иле авылында балалар мәйданчыгы төзү көтелә, ә үзара салым акчасына җирле чишмә территориясен төзекләндереп, аңа юл салачаклар.
Гражданнар җыенында тротуарлар һәм яктырту мәсьәләсе борчый иде. Билгеле булганча, быел җәяүлеләр өчен юллар һәм тротуарлар урнаштыру, Питрәч һәм Олан Иле авылларындагы юлларны ремонтлау, шулай ук «Батыр» кинотеатры, 1 нче мәктәп территориясен төзекләндерү көтелә. Урам яктырткычларын урнаштыру һәм алыштыру эшләре дәвам итәчәк. 2020 елда сафтан чыккан 377 яктырткычны алыштырдылар.
Ә Шәле авыл җирлегендә халык бигрәк тә юлларны төзекләндерү планнары белән кызыксына. Биредә үзара салым акчасына 2020 елда Муса Җәлил, Лесная, КамАЗ урамнарында юл төзекләндерелде. Ә республика гранты акчасына Һади Такташ урамына вак таш җәелде. Таҗиев урамында мәктәптән М-7 трассасына кадәр юлга асфальт җәелгән. Җирлек башлыгы Илшат Әхмәтҗанов 2021 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларның кабат юл эшләренә тотылачагын билгеләп үтте.
Җыен барышында авыл халкы авыл һәм район үзәге арасында йөрүче автобус өчен рәхмәт белдерделәр. Форсаттан файдаланып, рейс  вакытын бераз үзгәртүне сорадылар.
Шулай ук узган ел шәлелеләр чүп-чарны капчыкка җыюга күчү турында карар кабул иткәннәр. Әлегә аларга уңай җавап килмәгән. Чүпне контейнерларга ташлыйлар. Район башлыгыннан бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итүен сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса