Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов котлавы
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне Һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне белән котлыйм!
Район җирле үзидарәсе камилләшә генә бара, ул халыкка якыная, аларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Без сезнең белән бергә районыбызны яхшырту һәм аның иминлеген кайгырту буенча мөһим бурычларны хәл итәбез. Без бергәләп авылларыбызның киләчәген төзибез, җәмәгать фикерен сораштыруда, тавыш бирүләрдә катнашабыз, урамнарны, паркларны һәм йорт территорияләрен төзекләндерәбез.
Якташларыбызның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән стратегик проектларны нәтиҗәле тормышка ашыру җирле хакимият эшчәнлегенә һәм аларның хезмәткәрләренең осталыгына бәйле. Җирле үзидарә органнары, район хакимияте һәм, әлбәттә инде, район халкының уртак тырышлыгы белән һәртөрле мөһим бурычлар, һичшиксез, тормышка ашырыла. Әлбәттә, бу барыбызның уртак уңышы!
Җаваплы эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез, сезнең янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы һәм тугры ярдәмчеләр, фикердәшләр генә булсын. Сезгә нык сәламәтлек, тыныч тормыш, зур уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа