Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!
9 май – илебез тарихында мөһим көн, дөньяда аннан да зуррак мәгънәгә ия бәйрәм юк. Без җиңүчеләр буынын – ветеран-фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез, аларның батырлыгы, чыдамлыгы, туган илне яратулары һәм батырлыклары коточкыч сугышта җиңеп чыгарга ярдәм итте. Без алар алдында мәңге бурычлы һәм һәммәбез дә тыныч тормышта яшәвебез өчен аларга рәхмәтле.
Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 15 кеше яши. Без сезнең алда әйтеп бетергесез дәрәҗәдә бурычлы һәм без Питрәч җирендә сез якыннарыгыз, туганнарыгызның кайгыртуын тоеп, бәхетле имин тормышта яшәсен өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.
Өлкән яшьтә булуыгызга да карамастан, сез күңел көрлеген югалтмыйсыз, кайберләрегез әлегә кадәр яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә, иҗтимагый тормышта актив катнашуыгызны дәвам итәсез. Без сезгә моның өчен аеруча да рәхмәтле.
Мин яшь буынга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: Бөек Ватан сугышында җиңү турында, халкыбызның данлы тарихында алыштыргысыз өлеше булуы турында онытмагыз. Укыгыз, тырышыгыз, киләчәккә ышаныч белән карагыз һәм бабайларыгыз һәм карт бабайларыгызның матур эшләрен лаеклы дәвам итегез.
Хөрмәтле ветераннар, Җиңү көнендә эчкерсез рәхмәтләремне һәм изге теләкләремне кабул итегез. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Бу бәйрәм көннәрендә барлык борчу-мәшәкатьләрегез онытылсын, һәр йортта тынычлык иңсен, халкыбызның үлемсез батырлыгы турында хәтер илебезнең патриотлар буыны күңелләрен җылытсын. Сезгә чын күңелдән якты, тыныч тормыш, күңел көрлеге, якыннарыгызның күңел җылысын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәтле питрәчлеләр, сезнең барыгызга да бәхет, иминлек, аяз күк йөзе телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа