Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашаповның мөрәҗәгате

Кадерле яшь питрәчлеләр, хөрмәтле ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар!

Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм.
Балачак – һәр кеше тормышында гаҗәеп чор, якты төсләр һәм хыяллар белән тулы матур дөнья. Безгә, өлкәннәргә, бу бәйрәм һәр баланың тормышы, сәламәтлеге һәм язмышы өчен җаваплы булуыбызны, һәр сабый үзенең ышанычлы яклаучысы барлыгын тойсын өчен без барысын да эшләргә тиешлекне искәртә.
Питрәч районында талантлы балалар күп: музыкантлар, рәссамнар, спортчылар, олимпиадаларда, төрле конкурсларда, фестивальләрдә һәм ярышларда җиңүчеләр. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз, аларга зур өметләр баглыйбыз. Бар күңелен биреп балалар белән эшләгән, аларга үз сәләтләрен үстерергә ярдәм иткән, эстетик зәвык тәрбияләгән һәм аларның рухи дөньясын баеткан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәм.
Җәйнең беренче көнендә сезгә, хөрмәтле балалар, барлык башлангычларыгызда уңышлар, күңелле каникуллар, яңа дуслар, бәхет, шатлык һәм сәламәтлек телим! Һәрвакыт игътибар һәм кайгыртуда, өлкәннәрнең мәхәббәтен һәм күңел җылысын тоеп яшәгез. Өлкәннәргә исә балалары һәм оныклары өчен горурлык, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм иминлек телим!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса