Питрәч муниципаль район башлыгы Илһам Кашапов котлавы
Православие динендәге хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да чын күңелдән иң зур һәм якты бәйрәм - Олы көн белән котлыйм!
Пасха бәйрәме кешеләрне игелекле эшләр һәм гамәлләргә, тирә-юньдәгеләр турында кайгыртырга һәм аларга шәфкатьле булырга рухландыра, кешеләргә шатлык һәм тынычлык китерә, йөрәкләрдә ышаныч һәм өмет сакларга ярдәм итә, кешеләрне берләштерә.
Югары әхлаклылык - бу тотрыклы һәм сәламәт җәмгыятьнең ышанычлы нигезе, безнең авыл җирлеген уңышлы үстерү өчен төп шартлар. Шунысы куандыра, чиркәүгә кешеләр күп йөри. Бәйрәм көннәрендә сезнең өйләрегезгә бәхет һәм шатлык иңсен, гаиләләрегез имин булсын.
Олы көннең күтәренке рухы яңа уңышларга ирешүдә көч-дәрт өстәсен, изге бәйрәм сезне тагын да уңай эшләргә рухландырсын, тәнегезгә көч-куәт бирсен, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Яз табигатькә генә түгел, безнең күңелләргә дә яңарыш алып килсен.
Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа