Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов котлавы

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне ихлас күңелдән Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән тәбриклим. Бу бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе.

Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше мохтаҗларны кайгыртырга, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, шулай итеп күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар.

Әлеге якты көндә барыгызга да күтәренке кәеф, бәхет, сәламәтлек, тынычлык телим! Изге айда кичергән рухи үзгәрешләр һәр йортка игелек һәм иминлек китерсен, аларны озак елларга саклап калсын! Ураза бәйрәме - мөбарәк, барыгызның да тоткан уразаларыгыз кабул булсын, матур теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса