Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар!

Барыгызны да иң якты, ямьле бәйрәмнәребезнең берсе - Сабан туе белән тәбрик итәм.

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бер бәйрәм ул. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә.

Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, бөтен җир шарына таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята. Бу бәйрәмне һәр буын яңа бизәкләр белән баета, аңа матур үзгәрешләр кертә. Еллар үтү белән алар бәйрәмнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнә.

Белгәнебезчә, Сабантуй, язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелә. Һәм шушы олы бәйрәмдә көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү күркәм бер традициягә әйләнде. Хөрмәтле терлекчеләребезнең тырышлыгына да тиешле бәя бирелә анда. Болар - бездән алда килгән буыннар бәйрәмгә өстәгән күркәм бизәк.

Сабантуй барыбызны да бергә җыя, онытылмаслык очрашулар бүләк итә, күңелләргә дәрт-дәрман өсти. Сабан туе үткәнне, бүгенгене, киләчәкне тоташтыручы буыннар чылбырының асыл бер өлеше булып тора.

Быелгы Сабан туе безгә истә калырлык мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән безне шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен! Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X