Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның прокуратура хезмәткәре көне белән котлавы

Хөрмәтле Питрәч районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт оешкан көннән бирле законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда үзенең аерым билгеләнешен раслый. Сезнең сафларда югары квалификацияле юристлар, үз эшенең осталары хезмәт итә. Алар өчен бурыч, намус һәм гаделлек - сүз генә түгел, ә тормыш мәгънәсе.
Чөнки кешеләрнең законга ышануы сезнең хезмәтегезгә бәйле. Сез халыкның хокукый культурасын формалаштырасыз. Киләчәктә дә дәүләт һәм шәхсән безнең районның һәр кешесе мәнфәгатьләрен намус белән якларсыз, дип ышанам.
Прокуратура хезмәткәрләренең яңа буыны белән тәҗрибә  уртаклашулары һәм  әлеге хезмәткә зур өлеш кертүләре өчен хезмәт ветераннарына рәхмәтемне җиткерәм.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшегездә яңа казанышлар, иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса