Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның төзүчеләр көне белән котлавы
Хөрмәтле район төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Ул үзенә бер төрле иҗтимагый мәгънәгә ия. Районның социаль инфраструктурасын ныгыту һәм икътисадның тотрыклы үсеше төзелеш тармагы белгечләре эшчәнлегенә бәйле. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Без торак төзелеше буенча берничә ел инде республикада лидерлар арасында торабыз. Һәм бүген дә сез питрәчлеләрнең яңа уңайлы торак һәм ышанычлы социаль объектлар турындагы хыялларын тормышка ашырасыз.
Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә. Төзүчеләрнең хезмәт җимешләре ничәмә ничә буынга хезмәт итәчәк.
Бәйрәм көнегездә сезгә тырыш хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим.
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль районы башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа