Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов питрәчлеләрне Ураза-бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Район мөселманнары өчен изге булган Рамазан ае тәмамланды һәм Ураза бәйрәме җитте.
Сезне чын күңелдән әлеге изге бәйрәм белән котлыйм!
Рамазан  – рухи чистарыну ае,  ул тынычлык, шәфкатьлелек, изге гамәлләр кылуны гәүдәләндерә. Бу кыйммәтләр барлык традицион дини конфессияләр кешеләренә бер үк төрле якын һәм аңлаешлы. Алар игелеклек һәм мәрхәмәтлелеккә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өнди, тарихи яктан тынычлык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә.
Изге Рамазан ае барлык дин тотучыларга рухи көч өстәде, ә Ураза бәйрәме безнең өйләребезгә шатлык һәм иминлек алып килсен.
Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм тынычлык телим! Барлык игелекле башлангычларда һәм игелекле эшләрдә уңышлар юлдаш булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X