Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповның Мәдәният хезмәткәре көне белән котлавы

Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Сезнең һөнәр ияләре  - ачык күңелле, үз эшен бөтен күңелен биреп башкаручы, инициативалы кешеләр. Сез  башкалар ял иткәндә дә, кешеләргә  күңел җылыгызны өләшәсез, һәркемгә бәйрәм бүләк итәсез, матурлыкны тоярга ярдәм итәсез.
Сезнең идеяләрегез һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район кызыклы тормыш белән яши, яңа проектларны тормышка ашыра. Күп кенә чараларны үткәрү матур гадәткә әйләнде  һәм алар балалар, яшьләр, өлкән буын кешеләре арасында зур популярлык казана.
Бу өлкәдә  эшләүчеләрнең барысына да тырыш хезмәтләре һәм эшләрен армый-талмый башкарулары өчен ихлас рәхмәтләремне җиткерергә рөхсәт итегез! Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллекне күрергә өйрәтүегез һәм питрәчлеләрдә мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләвегез өчен рәхмәт сезгә! Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим!
Илһам Кашапов, Питрәч районы башлыгы – район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса