Безнең район бер кеше исәбеннән кулланышка торак тапшыру буенча алда бара.
Агымдагы елның беренче өч кварталында Питрәч районында 3,898 квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Икенче урында Лаеш районы - 2,176 квадрат метр. Һәм өченчедә - Югары Ослан районы, алар быел 1,498 квадрат метр торакны кулланышка тапшырган.