Питрәч районы Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары үзләренең авыл киләчәген ничек күргәннәре турында сөйләделәр
Ленино-Кокушкино мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәрес үтте, анда ТР Дәүләт советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина катнашты.
Ул укучылар белән аралашып алды, аларның сорауларына җавап һәм берничә файдалы киңәш бирде.
Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел тулуга багышланган дәрес кысаларында, югары сыйныф укучылары укытучы Ландыш Сафина белән бергә гражданин хокуклары һәм вазыйфалары, авыл киләчәге, алга таба анда нәрсә күрергә һәм нәрсәне үзгәртергә теләгәннәре турында сөйләштеләр.
Кайберләре мәдәнияттән алып икътисадка кадәр булган барлык өлкәләргә игътибар бирде һәм авылны Казан районы буларак күз алдына китерде, ә башкалар Кокушкинода спорт үсеше өчен - спорткомплекс, бассейн кебек һәм башка социаль объектлар ачарга кирәклеге турында әйтте. Укучылар бары бер мәсьәләдә генә бердәм булды - Кокушкино яшьләре ял итү зонасы - Үшнә елгасы яр буенда пляж булдыруга мохтаҗ. Моның өчен елганы чистартырга һәм пляжның үзен төзекләндерергә кирәк. Гүзәлия Минкина бу идеяне хуплады һәм аның авторларына проектын башкарырга, һәм аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җибәрергә киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа