Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районында гуманитар склад ачылды

Анда һәр теләгән кеше мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә ала.

Район башлыгы Илһам Кашапов Көек авылында "Светлый" торак комплексында урнашкан гуманитар складта булды. Аны "Изге Салават күпере" хәйрия фондының җитәкчеләре ачты.

Биредә алтмышка кадәр гаилә ярдәм ала алачак. Болар - азык-төлек җыелмалары, кием-салым, аяк киемнәре, дарулар, канцтоварлар һәм башка бик күп кирәк-яраклар. Тагын 15 гаилә гариза биргән. Фондка инде биш ел. Аларга бөтен республикадан волонтерлар да булыша.

"Изге Салават күпере" хәйрия фонды директоры Валентина Бушуева сөйләвенчә, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләгән һәр кеше бирегә кием-салым, балалар уенчыклары, канцелярия товарлары, китаплар, аяк киемнәре алып килә ала... Шул ук вакытта билгеле бер таләпләр бар: әйберләр чиста, иркен, тишелмәгән, замоклары эшли торган, төймәләре булырга тиеш һәм башкалар. Фондта психологик ярдәм дә күрсәтәләр. 

Район башлыгы Илһам Кашапов фонд игелекле эш белән шөгыльләнә, дип ассызыклады һәм район җитәкчелеге аларга ярдәм итәчәк дип вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X