Питрәч районында кышкы Сабантуй узачак
Чаралар Шәле һәм Богородск авылларында яңа парклар мәйданчыкларында узачак.
16-17 гыйнварда безнең районда традицион кышкы бәйрәмнәр узачак. Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләделәр.
16 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Богородск авылындагы «Алмагач бакчасы» паркында «Кышкы уеннар» узачак. Программада төрле уеннар, конкурслар, концерт. Чараның махсус кунагы «Селяне» вокал ансамбле булачак.
17 гыйнварда 15:00 сәгатьтә Шәле паркында «Кышкы сабантуй» узачак. Кунакларны күңелле уеннар, кайнар коймак белән тәмле чәй һәм концерт программасы көтә. Чарага килүчеләрнең барысы өчен Илназ Гарипов чыгыш ясаячак.
Чаралар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа