Питрәч районында тантаналы рәвештә чаңгы базасын ачтылар
Чарада район башлыгы Илһам Кашапов, ТР «Центр спортивной подготовки» директоры Михаил Смолкин, ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе башкарма директоры Артур Сабитов һәм башкалар катнашты.
Питрәч авылы наратлыгында кышын чаңгыда шуучы җирле халыкны еш очратырга була. Бигрәк тә кичен һәм ял көннәрендә. Күптән түгел монда чаңгы базасы төзелде.
Район кунакларын, яшь спортчыларны һәм спорт ветераннарын объект ачылышы белән Илһам Кашапов һәм Артур Сабитов котладылар. Җавап сүзе белән спорт ветераны, питрәчле Владимир Иванов чыгыш ясады. Ул республика һәм район җитәкчелегенә спортны үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары «Татлизинг» генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Илнар Кәримов Питрәч комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллинга чаңгы базасыннан символик ачкыч тапшырды.
Бездә 1,5 километр озынлыкта яктыртылган чаңгы трассасы эшли. Базада 100гә якын чаңгы һәм 20дән артык тимераяк бар, аларны прокатка алырга мөмкин. Чаңгы базасы янында кечкенә шугалак бар, - дип сөйләде Илшат Илгизәрович.
Чара кунакларына районның яшь талантлары һәм «Селяне» вокаль ансамбле бәйрәм бүләк итте. Барысын да кайнар чәй һәм тәмле коймак белән коррекция интернат-мәктәбе хезмәткәрләре сыйлады.
Чаңгы базасын ачу тантанасыннан соң барлык теләүчеләр дә 1500 метр арада спринт-ярышта катнаштылар.
Мин инде күптән чаңгы ярышларында катнашам, - ди спорт ветераны, район җыелма командасы әгъзасы Илдар Гыйниятов. - Чаңгы базасы һәрвакыт, теләсә нинди һава шартларында да яхшы хәлдә. Без рәхәтләнеп шөгыльләнәбез һәм чаңгыда шуабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Илшат Гайсаров фоторепортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа