Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Питрәч” телеканалын карагыз

Питрәч телевидениесе инде уникенче елын сезнең белән! Без сезгә социаль объектлар төзелеше һәм ачылышы, кыр һәм ферма хезмәтчәннәренең эше, авыллар тормышы, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә барган вакыйгалар турында сөйлибез.

Безнең телевидение «Татарстан-24» телеканалының челтәр партнеры булып тора. Без атнага ике тапкыр эфирга чыгабыз: җомга - 19.00, шимбә – 7.00 сәгатьтә.
Безнең районда барган вакыйгалар турында бөтен республика хәбәрдар! Безнең сюжетлар шулай ук «Татарстан яңалыклары» программасы эфирында көн саен чыга.
Район яңалыкларын  КГС кабель телевидениесеннән файдаланучылар да карый ала – UTV каналы буенча – дүшәмбе, 19.00 сәгатьтә.


Безнең телеканал сюжетлары иң яхшы дип табылды
Казанның Галиев мәчетендә җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын дин әһелләре проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыятьтәге статусын күтәрү һәм мәчет имамнары эшчәнлеген уңай яктырту максатыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Оедым мин ошбу имамга…»  дип исемләнгән журналист эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Иң яхшы эшләрнең авторларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр – акчалата премияләр тапшырды. «Питрәч» телеканалының Шәле авылыннан Тимур хәзрәт эшчәнлеге турындагы сюжеты «Иң яхшы телесюжет» номинациясендә икенче урынны алды. Жюри әгъзалары игътибарына 163 журналист эше тәкъдим ителгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса